16+

«Тагын ике кило бәрәңгелек акчам китте»

Хәтерсез хәзер халык. Иртән нәрсә ашаганын да онытадыр, валлаһи. Мин автобуста кондуктор булып эшлим.

Хәтерсез хәзер халык. Иртән нәрсә ашаганын да онытадыр, валлаһи. Мин автобуста кондуктор булып эшлим.

Нәрсәләр генә онытып калдырмыйлар автобуста. Беркөнне берәү баласы белән керде. Утырырга урын юк. Минем урындыкка менеп кунакладылар. Ни өчендер башка кешене торгызып урын сорарга читенсенәләр, ә иртәнге сәгать биштән аяк өстендә билет таратып йөргән кондуктор урынының буш икәнен күрүгә, тизрәк утырырга карыйлар. Самокатлары бар иде боларның, яңа алганнар, ахры, буявы да уңмаган, өр-яңа. Юл буе телефонда нидер карап барган әнисе тукталышын чак узып китмәде. Баласын тиз генә алды да ишектән чыгып «очты». Самокат калды. Әйтергә дә өлгерми калдым. Салондагылар көләләр, хәзер үзегез самокатта йөрисез инде, диләр.

Яшь кешеләр дә хәтерсез булгач, өлкәннәрнең әйбер онытып калдырулары гаеп тә түгел инде. Бер әби базардан ике кило бәрәңге сатып алган. Юл буе шул хакта сөйләп барды инде. Бәрәңгесе белән сеткасын кулыннан да куймады. Ә менә тукталышында төшәр вакыт җиткәч, онытылган: әби юк, ә бәрәңгесе урындыкта утырып тора. Ул да түгел, бер тукталышта артыбыздан куып тотты тагын. Такси белән килгән. Тагын ике кило бәрәңгелек акчам китте, ди үзе.

Зәйнәп Шакирова, Казан

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уземдэ былтыр бакчада кура жилэге жыям,ашыгам эйгэ кайтырга кирэк.3-4кило булгандыр йегердем автобуска тагын бер сумка эйберем бар автобуснын ике утыргыч арасына куйдым чилэкне.Уземнентукталышта тешеп калдым, чилэк белэн кура жилэге калган.Бик тырышып жыйдым,эрэм итми ашасалар ярар иде дип телэдем.Аллах ризалыгы эчен булсын.

    Мөһим

    loading