16+

Тагын мошенниклар, кабат алдану, җитмәсә безнекеләр

Чаллыда яшәшүче 60 яшьлек эшмәкәр ханым мошенникларга 12 миллион сум акчасын күчергән.

Чаллыда яшәшүче 60 яшьлек эшмәкәр ханым мошенникларга 12 миллион сум акчасын күчергән.

Тегеләр корбаны белән гади ысул буенча эш итәләр: телефонына танышының гозере буенча дип шалтыраталар, имеш аның борчулары килеп чыккан, ярдәм кирәк. Бу шалтырудан соң “өстәмә көч”ләр дә кушыла, сак хезмәте ведомствосы хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, аның бердәм салым счетлары белән эш итә алулары, акчаларын кулга төшерү алулары хакында ялган сүз сөйләп, тәмам башын бутап бетерәләр.

Аларга ышанып ялган телефон, сим-карта сатып ала, кушкан эшне эшли, акча күчерүе хакында чекларны, язышкан хатларны бетерә. Әлеге ханымның ялда чагы туры килә, мошенниклар аңа якындагы банкоматка барыр өчен такси яллыйлар, 6 миллион акчасын күчертәләр, өенә кайтыр өчен самолетка билет алырга ярдәм итәләр.

Ләкин бу гына аз тоела. Корбаннары аларның басымы тәэсиреннән чыга алмыйча кабаттан 4 миллион акча күчерә, һәм ике миллионга кредит алып бирә.  

Менә шуннан соң гына акылына килә – мошенникларның колына әйләнүен аңлый. Инде эш узган. Тикшерү барышында мошенникларның Ростов өлкәсендә регистрацияләнгән номерлардан сөйләшү алып барулары билгеле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading