Чиләбе полициясе Таҗикстаннан килгән мигрантны тоткарлаган, ул эротик массаж процедурасы вакытында массаж салоны хезмәткәрен үтергән.
Бу хакта URA.RU порталы хәбәр итә.
Хатын-кыз мигрантка хезмәт күрсәткән, тик ниндидер мизгелдә алар бәхәсләшә башлаган һәм ачуланышканнар. Котырынган ир массажистканы буып үтергән һәм салоннан качкан. Хатын-кызның үле гәүдәсен аның хезмәттәшләре табып алган, ә мигрантны кайнар эздән тоткарлаганнар.
Үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар