16+

Танылган режиссер Равил Тумашев вафат

Бүген каты авырудан соң танылган режиссер, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Таишев вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 3 гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтә Тинурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.

Танылган режиссер Равил Тумашев вафат

Бүген каты авырудан соң танылган режиссер, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Равил Рәхим улы Таишев вафат булды. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 3 гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтә Тинурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак.

"Татарстан җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, - диелгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, премьер-министр Илдар Халиков һәм башка җитәкчеләр имзалаган кайгынамәдә. - Равил Рәхимович Тумашев иҗат интеллегенциясе, театр һәм педагогика җәмәгатьчелеге арасында зур авторитет һәм хөрмәткә ия иде. Талантлы режиссер, педагог, мәшхүр кеше турындагы хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак".

Равил Тумашев 1923 елның 21 апрелендә Семипалат шәһәрендә театр сәнгате әһелләре гаиләсендә туган. Мәктәпне исә Казанда тәмамлаган. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны.

1946 елда Мәскәү театр институтына (ГИТИС) укырга керә. 1951 елда аны тәмамлап Казанга кайта, Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасы буенча диплом спектакле куя. Режиссер квалификациясе алып Татар дәүләт академия театрына эшкә кайта. Бу данлыклы коллективка ул үзенең ун ел иҗат гомерен багышлый. Ул татар сәхнәсенә дөнья классикларының, рус һәм татар драматургларының бик күп әсәрләрен чыгара, аларның күбесе татар сәхнәсендә беренче мәртәбә куела. 1962 елда Тумашев Республика күчмә театрында (Тинчурин театры) эшли башлый. 1985 елның азагына кадәр шушы театрны җитәкли. Әлеге чор эчендә ул алтмыш спектакль куя. Алар арасында дөнья, рус һәм татар классиклары әсәрләреннән тыш яшь драматургларның беренче әсәрләре күп. Соңгысы - аның иҗат биографиясенең иң игелекле өлеше. Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Ризван Хәмид, М.Шәрифуллин, Ю.Сафиуллин, Ю.Әминев кебек атаклы драматургларның беренче әсәрләрен сәхнәгә нәкъ менә Равил Тумашев күтәрә.

Равил Тумашев күп еллар дәвамында Казан театр училищесында, Казан мәдәният һәм сәнгать институтында үзешчән сәнгать өчен бик күп режиссерлар әзерли, дип ассызыклана кайгынамәдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading