16+

TATAR доменында 945 яңа исем теркәлгән

Татарстан Республикасы Россиядә югары дәрҗәдәге .TATAR региональ доменын булдырган бердәнбер субъект булып тора.

Татарстан Республикасы Россиядә югары дәрҗәдәге .TATAR региональ доменын булдырган бердәнбер субъект булып тора.

Бер ай эчендә интернетта әлеге .TATAR доменында 945 яңа исем теркәлгән. Алар арасында - коммерцияле компания һәм предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары, эзләү һәм спорт сервислары бар. Шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, халыкара, Россия һәм республика предприятиеләре дә очрый.

Бүгенге көндә теркәлүчеләрнең күбесе татарстанлылар. Домен исемен булдыру өчен аккредитацияләнгән теркәүчеләрнең берсенә мөрәҗәгать итәргә яисә теркәү сайтыннан гариза юлларга кирәк, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading