16+

Татар хәрефләре паркларга китә

Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар теле һәм язуы тарихына багышланган "Tatpark" конкурсын башлап җибәрә.Әлеге проект Татарстан хөкүмәте тарафыннан да хупланган.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы татар теле һәм язуы тарихына багышланган "Tatpark" конкурсын башлап җибәрә.Әлеге проект Татарстан хөкүмәте тарафыннан да хупланган.

Оештыручылар татар теле һәм мәдәнияте Татарстанда яшәүче һәр кеше өчен ачык һәм аңлаешлы булсын дигән максатны куя. Туган тел бәйрәме вакытында Бауманда узган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе вакытында Ә, Ө, Һ, Ң, Җ, Ү хәрефләре рәвешендәге инсталляцияләрне хәтерли торгансыздыр. Күпләр анда фотоларга төште, хәрефләргә утырып ял итте. Менә шул хәрефләрне хәзер Казан паркларына урныштырырга телиләр. "Tatpark" бәйгесе июльдә башланачак. Аны үткәрү дәвамында катнашучылар өчен тарихчы, дизайнер, архитектор, филолог, сәнгать белгечләре белән берле ктәмахсус мәктәп кебек workshop лар үтәчәк. "Tatpark"та катнашучыларга беренче бирем - эссе язу. Шуннан соң иң яхшы эш авторларын workshop ка сайлап алынып, үзләренә остазлар сайлый, белгечләр ярдәмендә команда туплый.

- "Tatpark" дигәч, темасы татар теле һәм татар язу тарихына багышланса да, аны төрле кеше төрлечә күзаллый. Архитекторлар аны ниндидер үзенчәлекле бер форма буларак күрә. Ә безгә аның эчтәлеге мөһим. Шушы кече архитектура формаларының тышында язма тарихыбыз чагылырга мөмкин, - ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Июль ахырында катнашучылар жюрига әзер проектлар тәкъдим итәчәк. Августта татар теле һәм язуы тарихына багышланган эскизлар әзер булыр, мөгаен. Паркларны төзекләндерү август ахырында тәмамланырга тиеш. Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Эшләрне июнь ахырына кадәр tatpark2015@gmail.com адресына җибәрергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading