16+

Татар китабы Ашхабадта махсус диплом белән бүләкләнгән (ФОТОЛАР)

21-23 сентябрь көннәрендә Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә узган "Китап - прогресс һәм хезмәттәшлек юлы" дигән ХI Халыкара күргәзмә ярминкәдә дөньяның 20ләп иленнән вәкилләр катнашты.

Татар китабы Ашхабадта махсус диплом белән бүләкләнгән (ФОТОЛАР)

21-23 сентябрь көннәрендә Төркмәнстанның Ашхабад шәһәрендә узган "Китап - прогресс һәм хезмәттәшлек юлы" дигән ХI Халыкара күргәзмә ярминкәдә дөньяның 20ләп иленнән вәкилләр катнашты.

Россиянең Китап нәшер итүчеләр ассоциациясе (АСКИ) оештырган берләштерелгән стендта 40лап нәшер итүче, китап таратучы оешмалар тәкъдим ителгән иде. Татарстан китап нәшрияты да үзенең иң әйбәт китапларын алып барды Ашхабадка. Алар арасында матур әдәбият, фәнни-популяр, тарихи әсәрләр дә, балалар әдәбияты да, сүзлекләр, альбомнар да бар иде.



Бүләкләү тантанасында 21 нәшриятка дипломнар тапшырылды. Татарстан китап нәшриятына да көтелмәгән шатлык килде - аның директоры Илдар Сәгъдәтшин төркмән халык әкияте "Ак памык"ны ике: татар һәм рус телләрендә матур китап итеп бастырып чыгарганы өчен бердәнбер махсус дипломга ия булды. Ике халыкның дуслыгын ныгытырга ярдәм итүче әлеге китапны тәрҗемә итүдә нәшриятның мөхәррирләре Айсылу Галиева һәм Энҗе Хөснетдинова зур көч куйганнар, рәссам Светлана Ибраһимова тугандаш халыкның милли төсмерләрен бирүдә талантын да тырышлыгын да кызганмаган. Нәшрият хезмәткәрләренең уртак хезмәтенә мондыйюгары бәя коллективны яңа уңышларга рухландырган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading