16+

Татар милли конгрессы Филипп Киркоровка һәйкәл куярга тәкьдим иткән

Мәскәүдә урнашкан һәм күптән түгел Казанда филиалын ачкан Татар милли конгрессы Россия эстрадасы җырчысы Филипп Киркоровка һәйкәл кую турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ниятли. Бу хакта "Челнинские известия" басмасына Татар милли конгрессы Президенты Рөстәм Ямалиев хәбәр иткән.

— Без Филипп Киркоровка һәйкәл куярга телибез. Эшнең бер өлешен үтәргә әзер архитектор бар. Әмма Мәскәүдә бу процессны оештыру авыр, шуңа күрә без аны Красногорскта (Мәскәү янында) куярга телибез. Татар милли конгрессыннан, аның составына кергән биш иҗтимагый оешмадан Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка үтенеч әзерләячәкбез. Филипп һәйкәлгә лаек, чөнки ул Россия эстрадасы дәрәҗәсен күтәрә. Яшь башкаручылар өчен үрнәк булып тора. Ул үз хезмәте һәм тырышлыгы белән барысына да ирешкән артист", - дип сөйләгән Ямалиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading