Бүген Казан Кремлендә узган "Яңарыш" фонды попечительләр советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты җитәкчелегеннән уку йортының татар теле һәм тюркология кафедрасын ябуларына аңлатма таләп итте.
Утырышка университет ректоры Илшат Гафуров, объектив сәбәпләр аркасында, утырышка килмәгән иде. Аның урынына Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов җавап бирде. Аның сүзләренчә, кафедра ябылу турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми. Президент исә аңарга, алай булгач, нишләп матбугат чараларын җыеп, шуны хәбәр итмисез, диде. Тиз арада бу шау-шуга нокта куярга кирәклеген җиткерде. Без, Рамил Хәйретдиновка шалтыратып, әлеге уңайдан комментарий бирүен сорадык. Ул безгә сәгать икедә журналистларны җыеп сөйләшәчәген әйтте. Якын арада университет җитәкчелегеннән аңлатма көтәбез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар