16+

Татар җыры Бәйсез дәүләтләр берлеге (СНГ) илләрендәге чартта 50 урынга күтәрелгән

Татар эстрадасы җырчысы Ильвина зур шалтыгы белән уртаклашты.

Татар эстрадасы җырчысы Ильвина зур шалтыгы белән уртаклашты.

Аның күптән түгел генә дөнья күргән татарча җыры Россия йөзлегендә 43 урынга, ә Бәйсез дәүләтләр берлеге (СНГ) илләрендә 50 урынга күтәрелгән. «Бүген минем иртәм бик хәерле. Сезгә дә шуны телим,» дип язып эшнең нәрсәдә булын аңлаткан җырчы. Ильвина күптән түгел «Таю» дип аталган русча җырын тәкъдим иткән иде.

Күпләр нәкъ ул «топ»ка кергән дип уйлаган. Ә чынлыкта «Сөямен» җыры шундый уңышка ирешкән! Җырчы әлеге вакыйганың көтелмәгән булуын һәм шок хәлендә калуын әйткән. Интервьюларының берсендә җырчы: «Минем максат татар телен дөнья күләмендә таныту» дигән иде. Бу уңыш — максатка якынаю кебек.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading