16+

Татарча «Бердәм диктант» язарга килегез!

23 апрель көнне Казанда һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырылган «Бердәм диктант» узачак. Әлеге чара 23 апрель көндезге сәгать 2 дә барлык үткәрү урыннарында башланып китә. Акциядә катнашучыларга быел Габдрахман Әпсәләмовның барыбызга да таныш "Ак чәчәкләр" романыннан өзек тәкъдим ителә. Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итү...

23 апрель көнне Казанда һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырылган «Бердәм диктант» узачак. Әлеге чара 23 апрель көндезге сәгать 2 дә барлык үткәрү урыннарында башланып китә. Акциядә катнашучыларга быел Габдрахман Әпсәләмовның барыбызга да таныш "Ак чәчәкләр" романыннан өзек тәкъдим ителә. Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итү...

23 апрель көнне Казанда һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырылган «Бердәм диктант» узачак.

Әлеге чара 23 апрель көндезге сәгать 2 дә барлык үткәрү урыннарында башланып китә. Акциядә катнашучыларга быел Габдрахман Әпсәләмовның барыбызга да таныш "Ак чәчәкләр" романыннан өзек тәкъдим ителә. Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итү очраклы түгел. Автор үз әсәрендә табибларга хас булган намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтеңә тугры калу кебек сыйфатларны алга этәрә, һәр кешегә аңлаешлы булган, хәзерге көндә дә әһәмиятен югалтмаган проблемаларны күтәрә.

Казанда проектны гамәлгә ашыру өчен мәйданчыклар - Казан ДМУның 1нче (Бутлеров урамы, 49 а йорты) һәм фармацевтика факультетының уку-укыту лаборатория биналары (Ф.Әмирхан проспекты, 16 йорт),Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ) (Карл Маркс, урамы, 72 йорт), А.Н. Туполев исемендәге КМТТУ-КАИ (Четаев урамы, 18 йорт), Казан дәүләт аграр университетлары (Ферма-2 урамы,53 йорт), Казан ДМУ каршындагы медицина-фармацевтика көллияте (Ф. Әмирхан проспекты, 16 йорт), Казан медицина көллияте (Х. Мәүләтов урамы, 54 йорт) билгеләнде.

Казан ДМУда диктант текстын Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының халык артисты Зөфәр Харисов, шагыйрь, ТР ның язучылар союзы рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Гөлназ Сәфәрова, «Болгар радиосы»ның алып баручысы һәм музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов укыячак.

"Бердәм диктант" акциясе Татарстан Республикасының барлык медицина көллиятләрендә (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай) узачак.

Татар теленең бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган, ана телен камил белергә омтылучы һәрбер кешене бу чарада көтеп калабыз! Татарча грамоталы яза белү осталыгын тикшерәсегез килсә, Бердәм диктантка килегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading