16+

Татарстан – алдынгылыкны бирми

Татарстан 2015 елда башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлеге буенча төбәкләр «Топ 20»легенә кергән. Бу хакта Россия хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Татарстан – алдынгылыкны бирми

Татарстан 2015 елда башкарма хакимиятнең нәтиҗәле эшчәнлеге буенча төбәкләр «Топ 20»легенә кергән. Бу хакта Россия хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Республика төп капиталга кертелгән хосусый инвестицияләрнең ­ югары дәрәҗәсе һәм эшсезлек күрсәткеченең түбән булуы ягыннан алдынгылыкны алган. Югарыда әйтелгән өстенлекләрдән тыш, Татарстан - консолидацияләнгән, ягъни берләштерелгән бюджетка салым һәм салым булмаган керемнәр, халыкның акча керемнәре күләме буенча лидер төбәкләр арасында.

Төбәкләр арасында беренче урында - Воронеж өлкәсе. Икенче, өченче баскычны Чечня, Татарстан били. Топ-төбәкләр арасына Липецк өлкәсе, Санкт-Петербург, Сахалин өлкәсе, Төмән өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Hенец автономияле округы, Мәскәү, Ингушетия, Мордовия республикалары, Чукотка автономияле округы, Тула өлкәсе, Курск өлкәсе, Саха (Якутия), Ростов өлкәсе, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Белгород өлкәсе дә кергән.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading