16+

Татарстан блогерларга иң яхшы мөнәсәбәт күрсәтүче төбәк булып санала

Россия блогерларын тикшерү агентлыгы, блог өлкәсендә Россиянең 85 төбәгенең активлыгын анализлагач, Татарстан илнең blogger-friendly төбәге булып саналуын белдерде. Бу хакта агентлыкның матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итә.

2016 ел мәгълүматлары буенча, агентлык төбәк, компания, шоу-бизнес һәм дәүләт җитәкчеләре рейтингын төзегән. Нәтиҗәләр буенча, социаль активлык күрсәткән югары коэфициентлы төбәк дәүләт җитәкчесе бишлегенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кергән, ә Татарстан Республикасы Россия блогерларына иң дустанә мөнәсәбәт күрсәтүче булып табылган.

Мондый нәтиҗәгә Татарстан Президентының социаль челтәрләрдәге активлыгы һәм тәбәк, башкала исеме хештэгларының популярлыгы, шулай ук блогерлар катнашында узган чаралар саны йогынты ясаган.

Татарстаннан соң блогерларга иң дустанә мөнәсәбәт күрсәтүче булып Мәскәү төбәге, Чечня Республикасы, Новгород төбәге һәм Ингушетия аталган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading