Башкалабызның 165нче мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдиновның «Мәктәп директоры - 2016» Бөтенроссия ярышының республика этабында җиңүен ишетеп, аның укучылары һәм коллективы өчен бер тапкыр сөенгән идек инде.
Инглиз телен тирәннән өйрәтә торган әлеге мәктәпне җитәкләүче егет бөтен Россия күләмендә дә көмеш медаль яулады. Аның белән бергә Казанның 165нче мәктәп директоры Диләрә Кәримова да җиңү өчен көрәште. Ул да Россия мәктәпләренең иң яхшы директорлары унлыгына керде.
- Бу мәктәпнең генә җиңүе түгел, Казаныбыз һәм республикабызның да зур җиңүе. Без моның белән горурланабыз, - диде Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.
Җиденче тапкыр үткәрелә торган илкүләм әлеге ярышта быел Россиянең 67 төбәгеннән 358 директор көч сынашты.
- Бу ярыш олимпия уеннары кебек үк, ләкин директорлар өчен генә», - диде Казан мэры Илсур Метшин, җиңүнең әһәмиятен югары бәяләп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар