16+

Татарстан сәнгать әһелләре Кырымда иҗат итә

Татарстан Рәссамнар берлегеннән Зөфәр Гыймаев, Әлфия Ильясова, Анатолий Пашин, Рәшид Төхбәтуллин, Альберт Шиабиев, Зимфирә Биктәшева, Александр Бусыгин «Кырым минем йөрәгемдә» дип аталган проект кысаларында бер ай дәвамында Кырымда иҗат итеп, ике күргәзмә ачачаклар.

Ул күргәзмәләрдә, яңалары белән беррәттән, рәссамнар үзләре белән алып килгән 30дан артык эш тә тәкъдим ителәчәк. Шулай булгач, экспозициядә Шамил Шәйдуллин, Александр Дорофеев, Евгений Голубцов кебек рәссамнарның да эшләре булачак дигән сүз. Рәссамнар узган ел да Бакчасарайның тарихи-мәдәни һәм археология музей-тыюлыгында күргәзмә ясаганнар иде. Быел да беренче күргәзмә 18 майда Бакчасарайда ачылды, икенчесе 28 майда Феодосия этнография музеенда булачак.
- Күргәзмәләрдә җирле рәссамнар да катнаша. Без һәр ике күргәзмәне дә Кырым татарларының Хәтер көненә багышлыйбыз, - ди Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading