16+

Татарстан командасы – Милли җилкән лигасында

Татарстанның җилкәнле спорт тарихында беренче тапкыр зурлар җыелма командасы оешкан һәм ул тиздән Бөтенроссия ярышларында чыгыш ясаячак.

Татарстан командасы – Милли җилкән лигасында

Татарстанның җилкәнле спорт тарихында беренче тапкыр зурлар җыелма командасы оешкан һәм ул тиздән Бөтенроссия ярышларында чыгыш ясаячак.

Әлеге команда төрле җилкәнле регаталарда, шул исәптән чит илләрдә узган ярышларда катнашкан тәҗрибәле спортчылардан җыелган. Аларның Милли җилкән лигасының Премьер дивизионында чыгыш ясый башлавы уңаеннан, «Химград» технополисында матбугат конференциясе узды.

«Химград» технополисы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин, Татарстанның җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе һәм җыелма команда капитаны Вадим Трофимов, аның урынбасары Владимир Баленков, җыелма команда әгъзалары катнашында узган конференциядә Милли җилкән лигасы һәм тиздән башланачак ярышлар турында сөйләнде. Әлеге лига – спортның бу төрен популярлаштыруга һәм J70 классында чыгыш ясаучы көчле спортчыларны ачыклауга юнәлтелгән эре Бөтенроссия проекты. Лига Югары һәм Премьер дивизионнардан тора. Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Пермь, Чиләбе, Екатеринбург, Туапсе, Сочи шәһәрләре командалары белән беррәттән быел беренче тапкыр Казан да Премьер дивизионда чыгыш ясаячак. Вадим Трофимов сүзләренчә, ярышлар алты этаптан тора, алар Сочи, Геленджик, Мәскәү, Санкт-Петербург, Владивосток һәм Севастопольдә үтәчәк. «Безнең бурыч – беренче өчлеккә керү», – дип билгеләде Вадим Трофимов. Лигада катнашу өчен оештыручылар командаларга заманча J70 яхталары тәкъдим итә. Алар барысы да бертөрле, шунлыктан, ярышларда җиңү өчен, спортчылар бары тик үз осталыкларына гына таяна ала. Коллективта барлыгы биш кеше.

Вадим Трофимов җитәкләгән Татарстан җыелма командасы әгъзалары Роман Медведев, Борис Петухов, Максим Уваров, Александр Сергеев, Милли җилкән лигасында катнашу мөмкинлеге тудырганнары өчен, Президент Рөстәм Миңнехановка, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына һәм «Химград» технополисына рәхмәтле.

– Үземнең һәм команда исеменнән әйтәсем килә – республика данын яклау һәм лаеклы чыгыш ясау өчен бөтен тырышлыгыбызны куячакбыз, – дип вәгъдә итте Максим Уваров.
Җыелма команда чыгышын Бөтенроссия җилкәнле спорт федерациясе сайтында онлайн режимда карап булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading