16+

Татарстан командасы җиңүче (+фото)

20-23 май көннәрендә Саратов өлкәсендә «Хвалынский» таудан шуу курортында Идел буе федераль округының «Туриада - 2015» cпорт туристик лагере эшләде. Анда Яшел Үзән, Чаллы, Казан яшьләрен туплаган Татарстан делегациясе дә катнашты. Безнең команда исә «Туриада»да беренче урынны яулады. Җиңүчеләр Сочида узачак Бөтенроссия спорт туризмында көч сынашачак.

«Туриада-2015»тә яшьләр үзләрен спортның су төрләрендә дә сынаган. Лагерьдагыларның физик мөмкинлекләрен бәяләргә, төрле разряд, спорт мастеры кандидатына нормативлар тапшырып карау мөмкинлеге дә булган.

Әлеге проект өч ел эшләү дәверендә Идел буе федераль округыннан яшьләр инде икенче тапкыр Бөтенроссия фестивалендә катнашу мөмкинлеге ала. Былтыр да Сочида узган ярышларда сынатмаган иде алар. Быел исә кабат мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләр. Ярышлардан тыш, мәйданда халык иҗаты осталары күргәзмәсе дә эшләде. Монда танылган Саратов гармуннары, балчыктан эшләнмәләрне күрергә дә мөмкин иде. Велоспорт ярышлары да үзенчәлекле, мавыктыргыч узды. Быел «Туриада»га беренче тапкыр «Ночные волки» мотоклубының байкерлары да чакырылган иде. «Туриада» логотибы белән махсус тәңкә дә бастырылган.

Лагерьның ябылу тантанасына Россия Президентының Идел буе төбәгендәге вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та килгән иде. Ул төрле төбәкләрдән килгән делегация җитәкчеләре белән балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү һәм мәдәни танып белү туризмын җәелдерү буенча түгәрәк өстәл дә уздырды. Михаил Бабич сүзләренчә, ярышларда катнашучыларның профессиональ осталык дәрәҗәсенең елдан-ел артуы сизелә, сыйфат ягыннан да яхшы якка үзгәреш бар. Мәдәни танып белү туризмын җәелдерүгә булышлык турында да сөйләштеләр. Туризмга мәктәп укучыларын, яшьләрне тартуга аерым игътибар биреләчәгенә дә басым ясалды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading