16+

Татарстан малаеның Сочида фаҗигале төстә һәлак булуында кемнең гаепле булуы ачыкланды

Сочида ял иткән вакытта Түбән Кама малаеның үлеменә китергән фаҗигада кунакханә хуҗасын гаеплиләр.

Сочида ял иткән вакытта Түбән Кама малаеның үлеменә китергән фаҗигада кунакханә хуҗасын гаеплиләр.

Ул «Саксызлык белән үлемгә китерү» маддәсе буенча закон каршында җавап бирәчәк. Бу хакта «Интерфакс»  хәбәр итә.

7 яшьлек малай әбисе белән Сочида ял иткән вакытта  яңгыр канализациясенә төшеп һәлак булган иде.

Гаепләнүче, төзелеш таләпләрен бозып, үз кунакханәсе каршында, уңайлы булсын өчен, яңгыр канализациясе өстенә бетон плитә урнаштырган булган. Ләкин ул әлеге урынны киртә белән әйләндертеп алмаган һәм рәшәткәләр дә куйдырмаган.

Фаҗига 3 августта Сочида булды. Татарстаннан әбисе белән ялга барган малай кунакханә янындагы яңгыр канализациясенә төшкән. Әбисе аны коткара алмаган. Коткаручылар тикшерү барышында малайның мәетен диңгездән табып алганнар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading