16+

Татарстан прокуроры Казан студенты булган Чад гражданинын үтерүчеләргә җәза срогын "кызганмаска" куша

Казан (Идел буе) федераль университеты студенты - Чад Республикасы гражданинын үтерүдә җәза срогы зур булырга тиеш, дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков. "Әлеге кешеләрне бу үтереш булганчы ук, башкаларны кыйнаганда тоткарларга һәм кулга алырга кирәк иде. Бу - безнең өчен сабак. Бүген без әлеге төркемне ачыкладык...

Казан (Идел буе) федераль университеты студенты - Чад Республикасы гражданинын үтерүдә җәза срогы зур булырга тиеш, дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков.

"Әлеге кешеләрне бу үтереш булганчы ук, башкаларны кыйнаганда тоткарларга һәм кулга алырга кирәк иде. Бу - безнең өчен сабак. Бүген без әлеге төркемне ачыкладык һәм алар барысы да билгеле. Кылган җинаятьләре өчен тиешенчә алачаклар. Бу шул ук экстремистик төркем, бары башка юнәлештәге генә", - дип билгеләп үтте Илдус Нәфыйков.

Төркемнең үтерүдә катнашмаганнарына, Татарстан прокуроры фикеренчә, җәза максимальга якын булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading