16+

Татарстанда чүп яндыру заводын ачу кичектерелә

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә төзелеп килүче термик эшкәртү (халык телендә - чүп яндыру) заводы 2025 елның 31 декабрендә эшли башлаячак.

Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә төзелеп килүче термик эшкәртү (халык телендә - чүп яндыру) заводы 2025 елның 31 декабрендә эшли башлаячак.

Чүп яндыру заводын ачу берничә тапкыр кичектерелде инде. Кайбер мәгьлүматларга караганда, аны 2023 елның ахырында ачарга тиеш иделәр.

Күптән түгел хәбәр ителгәнчә, Казан янында чүп яндыру заводын эшләтеп җибәрү өчен җиһазлар табылмаган, дип яза "Известия" басмасы. Махсус хәрби операция белән бәйле чикләүләр кертелгәннән соң, Татарстанда заводны Кытай инвесторлары ярдәмендә төзеп бетерергә планлаштыралар. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

— Проектлар буенча "РТ-Инвест" ның технологик партнеры булып Швейцария-Япониянең "Hitachi Zosen Inova" компаниясе тора. Санкцияләр белән бәйле рәвештә алар безгә җиһазлар бирүдән баш тартты һәм альтернатив тәэмин итүчеләр белән сөйләшүләр алып барылды, аерым алганда," Росатом " белән беренче килешү төзелде. Шуңа бәйле рәвештә  чүп яндыру заводын төзү бәясе күпкә артты, шуның фонында Кытай инвесторларының өч тәкъдиме каралды, - дигән иде ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading