Татарстанда өч яңа пляж барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде.
Яңа пляжлар республиканың берьюлы өч шәһәрендә — Әлмәттә, Балык Бистәсендә һәм Менделеевскида барлыкка киләчәк. Проектларны тормышка ашыруга 190 млн сум бүлеп бирелгән.
Балык бистәсендә Чулман-яр пляжына 14,1 млн сум бүлеп биреләчәк. Әлмәттәге проектны тормышка ашыру өчен 106 млн сум, ә Менделеевскидагы яр буена 70 млн сум тотылачак.
Быел Татарстанда 63 яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк. Финанслауның гомуми суммасы 29 млрд. сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар