16+

Татарстанда 2 яшьлек баласын ачлыктан интектергән ананың гозерен үтәгәннәр

Чаллыда ике яшьлек кызын ашатмыйча интектергән анага штраф салганнар, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Чаллыда ике яшьлек кызын ашатмыйча интектергән анага штраф салганнар, дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

Бу хакта полициягә күп балалы хатынның күршеләре мөрәҗәгать иткән. Урынга килгән тәртип сакчыларына беркем дә ишек ачмаган. Фатирда бер баланың елаган тавышы гына ишетелгән.

Полицейскийлар ишекне ватып кергәч, коточкыч хәлдәге ике яшьлек баланы күреп алганнар. Кыз ач ятып шулкадәр хәлсезләнгән ки, хәтта сөйләшә һәм йөри дә алмаган. Сабыйга табиблар тиешле медицина ярдәме күрсәткән.

Үз баласына ваемсыз мөнәсәбәт күрсәткән ананы хөкем иткәннәр. Суд залында ул елаган һәм тәүбә иткән, балаларын алып китмәүләрен сорап ялварган.

Судья күп балалы анага 5 мең сум күләмендә штраф салган.


tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading