16+

Татарстанда 27 яшьлек кыз поезд астында калып һәлак була (+видео)

Биектау районындагы тимер юлда кичке унда коточкыч юл һәлакәте була. 27 яшьлек кыз тимер юлы аркылы чыкканда поезд астында калып һәлак була. Алынган җәрәхәтләрдән кыз мизгел эчендә үлә.

Биектау районындагы тимер юлда кичке унда коточкыч юл һәлакәте була. 27 яшьлек кыз тимер юлы аркылы чыкканда поезд астында калып һәлак була. Алынган җәрәхәтләрдән кыз мизгел эчендә үлә.

Беренчел фаразларга караганда, юлны кичкән вакытта кызның колагында наушниклар булган һәм ул телефон аша сөйләшкән. Әнә шуңа күрәдер якынлашучы поезд тавышын ул ишетми кала. 

Мәрхүмнең якын дусларын һәм туганнарын социаль челтәрләр аша табалар. Кыз Нурлат районының Чулпан авылында туып-үскән икән. Тикшерү бара. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч, шундый акыллы, унган яшь табибэ, эти-энисенэ сабырлые, туземлек насыйп итсен Аллахы тэгэлэ

    Мөһим

    loading