16+

Татарстанда 33 меңнән артык кеше беренче тапкыр сайлауларда катнаша

Татарстанда барлыгы 2 миллион 933 мең 107 сайлаучы теркәлгән.

Татарстанда барлыгы 2 миллион 933 мең 107 сайлаучы теркәлгән.

Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутатларын сайлау көнендә 2812 сайлау участогы эшли. Бүген, 18 сентябрьдә, республиканың 33 мең кешесе беренче тапкыр тавыш бирә.

Сайлау участокларында яшь сайлаучыларны икеләтә котлыйлар. Татарстан Республикасы үзәк сайлау комитеты аларга сувенирлар тапшыра.

Сайлауларда катнашып, социаль челтәрләргә #люблютатарстанидунавыборы хэштегы белән фото элгән яшьләр автомат рәвештә «ВыгоднаяБольшаяРыбалка» бәйгесенең катнашучыларына әйләнә. Бу кибет, кафе һәм күңел ачу үзәкләрендә ташламалардан файдаланырга, бонуслар җыярга мөмкинлек бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading