Әлеге чара хайваннарның баш санын саклап калырга ярдәм итәчәк
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итә. Шулай ук ат асраучы хуҗалыкларга да акчалата ярдәм күрсәтелә.
2016 елда хуҗалыкларга өч яшьтән олырак атларны асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә. Бер баш атка 3 мең сум субсидия бирелә. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларга 810 мең сум акча түләнгән. Ярдәмнең күләме терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымның 70 процентыннан артырга тиеш түгел.
Субсиядине алу өчен атлар 2016 елның 1 гыйнварына шәхси-ярдәмче хуҗалыкларны теркәү кенәгәсендә күрсәтелгән булырга тиеш. Шулай ук терлек азыгын сатып алуны раслаучы документлар һәм хайваннарны 2016 елның 31 декабренә кадәр саклап калу буенча йөкләмә булу да мәҗбүри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар