16+

Татарстанда бакчачылык ширкәтләренә ярдәм чараларының гамәлдә булу вакыты озайтылачак

Татарстан бакчачылык ширкәтләренә ярдәм чараларының гамәлдә булу вакытын озайту турында закон чыгару инициативасы белән чыгарга әзер.

Татарстанда бакчачылык ширкәтләренә ярдәм чараларының гамәлдә булу вакыты озайтылачак

Татарстан бакчачылык ширкәтләренә ярдәм чараларының гамәлдә булу вакытын озайту турында закон чыгару инициативасы белән чыгарга әзер.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Югары Ослан районында «Бердәм Россия» көне кысаларында бакчачылар белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Югары Ослан бакчачылары Мөхәммәтшинга 2021-2023 елларга өч еллык программаның гамәлдә булуын озынайту, шулай ук аңа республиканың барлык районнарын кертү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр һәм ул бу идеяне хуплады.

«Бакчачылык ширкәтләренең проблемасы – чагыштырмача яңа. Проблема профсоюзлар һәм эре предприятиеләр кайчандыр хезмәткәрләр өчен кишәрлек бүлеп бирелгән бакчачылык җәмгыятьләрен тотудан баш тарткач барлыкка килде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча, бакча җәмгыятьләренә республика бюджетыннан финанс ягыннан ярдәм күрсәтелә», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

«Су алу җайланмаларына лицензия бирү срогы да ахырына якынлаша. Лицензияләү - катлаулы процесс, ул күп документлар җыюны, финанслауны таләп итә. Без ширкәтләрнең сусыз калуына юл куймаска тиеш. Әлеге мәсьәлә белән хәзер үк шөгыльләнергә кирәк. Без срокларны озайту турында үз тәкъдимнәребезне әзерләргә һәм Мәскәүгә җибәрергә әзер», - дип өстәде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе проекты буенча төзекләндерелгән «Казаклар сукмагы» чишмәсе янындагы бакчачылар белән очрашты.

Югары Ослан районында 15,7 мең дача кишәрлеге, 81 бакчачылык җәмгыяте бар. Районда Татарстан Бакчачылар берлеге бүлеге эшли, «Бакчачылар йорты – гаилә терәге» төбәк партия проекты гамәлгә ашырыла.

 

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading