16+

Татарстанда бер атна эчендә кыйммәтләнгән продуктны атадылар

Татарстанда 18 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр бер атна эчендә иң кыйммәтле продуктның йомырка икәнлеге билгеле булды.

Татарстанда 18 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр бер атна эчендә иң кыйммәтле продуктның йомырка икәнлеге билгеле булды.

Аның бәясе уртача 5,7 процентка артып, 130,4 сумга җитте, дип хәбәр итә Дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы.

Шулай ук помидор 5,37% ка, (килограммы 196,1 сумга сатыла), кыяр,65% ка кадәр кыйммәтләнгән,  килограммы 175,41 сумнан сатыла.

Бәрәңге уртача алганда 2,78% арткан, бәясе килограммы 22,9 сумнан җибәрелә. Суганның бәясе 2,44%ка кадәр (30,95 сумнан сатыла) арткан.

Татарстанда 11-18 декабрьдә кыяр һәм помидор, тавык йомыркасы һәм кайбер башка азык-төлек кыйммәтләнде. Татарстанда бер атна эчендә кыяр кыйммәтләнде. Уртача бәя 10,66% ка артып, килограммы 169,23 сум тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading