16+

Татарстанда быел геморрагик бизгәк йоктыручылар саны өч тапкырга арткан

Белгечләр Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк йоктыручылар саны үсүен фаразлый. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Белгечләр Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк йоктыручылар саны үсүен фаразлый. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Быелның беренче кварталында шундый 91 очрак теркәлгән инде. Бу узган елның шул ук чорына караганда өч тапкыр күбрәк. Авыруларның 60 проценты шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмичә, әлеге инфекцияне көнкүреш шартларында, ә 26 кеше урманга баргач йоктырган.

"Узган ел бөер синдромы белән геморрагик бизгәк йоктыруның 844 очрагы теркәлде, бу 2021 елга караганда 3,7 тапкыр күбрәк", диде Авдонина.
Әлеге куркыныч чир йорт тычканнарыннан, урман кимерүчеләреннән килеп чыга. Кеше алар организмы бүлеп чыгарган калдыклардан таралган исне сулап агулана.

—  Тычканнар кагылып үткән азык-төлекне кулланганда да чир йогу ихтималы зур. Шулай ук бу чир азык продуктлары, пычрак куллар аша йогарга мөмкин. Бөер синдромы белән геморрагик бизгәк кешедән кешегә күчми. Ләкин авыру гаять авыр уза, чир кешене инвалид калдырырга, хәтта үлем очрагына китерергә мөмкин, - дип кисәтә санитар табиб. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading