16+

Татарстанда чәчү эшләре башланды

Соңгы арада яңгырлар яву сәбәпле республикада чәчү эшләре тоткарланып торды. Хәер, авыл хуҗалыгы тармагындагылар моңа артык борчылмадылар кебек, апрел азагында яуган җылы яңгырларны, игеннәр мул булуга юрыйлар икән. Җитмәсә, туфракның да өлгереп җитмәве аркасында, чәчү эшләрен тулы көченә башлап җибәрә алмый торганнар. Ниһаять, һава торышы тотрыкланды кебек, 20 градуска кадәр...

Соңгы арада яңгырлар яву сәбәпле республикада чәчү эшләре тоткарланып торды. Хәер, авыл хуҗалыгы тармагындагылар моңа артык борчылмадылар кебек, апрел азагында яуган җылы яңгырларны, игеннәр мул булуга юрыйлар икән. Җитмәсә, туфракның да өлгереп җитмәве аркасында, чәчү эшләрен тулы көченә башлап җибәрә алмый торганнар. Ниһаять, һава торышы тотрыкланды кебек, 20 градуска кадәр җылы әйтә синоптиклар. Димәк, язгы культуралар чәчү өчен дә кулай вакыт.

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 14,1 мең гектар мәйданга язгы культуралар чәчелгән инде. Күп кенә районнарда сабан бодаен чәчәләр, кайбер предриятиеләр шикәр чөгендерен дә чәчүгә керешкәннәр. Республиканың Азнакай, Аксубай, Баулы, Нурлат, Сарман, Чистай, Ютазы районнарында кыр эшләре аеруча да гөрләп бара. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, быел республикада барлыгы 1,7 миллион гектарга язгы культуралар чәчү планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading