16+

Татарстанда “Ел табибы-2023” исеменә лаек булган табиб билгеле

КДМУның анестезиология һәм реаниматология, медицина катастрофалары кафедрасы мөдире һәм Россия анестезиолог-реаниматологлар федерациясе идарәсе Президиумы әгъзасы Айнагуль Баялиева «Ел табибы» номинациясендә «Ак чәчәкләр — 2023» Татарстан премиясе җиңүчесе булды.

Бүләкне аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Табибә Республика клиник хастаханәсе һәм Казанның 7нче хастаханәсе базасында клиник эш алып бара, республика стационарларында интенсив терапия бүлекләрендә катлаулы пациентларны дәвалау буенча консультация бирә.

2023 елның 25 февраленнән 26 мартына кадәр Айнагөл Баялиева махсус хәрби операция зонасында 2нче күппрофильле кыр госпитале ясау өчен анестезиология һәм реаниматология бүлеге мөдире сыйфатында командировкага җибәрелә. Командировка вакытында бүлек меңнән артык операциядә, авырту синдромнарын дәвалауда һәм яралыларның интенсив терапиясендә катнашты.Татарстанда анестезиолог-реаниматолог Айнагөл Баялиева «Ел табибы» исеменә лаек булды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading