16+

Татарстанда газ чыгып, зыян күрүчеләр арткан

Казан коткаручылары, өлкән яшьтәге ир-ат яши торган фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Казан коткаручылары, өлкән яшьтәге ир-ат яши торган фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте әйтүенчә, чәршәмбе көнне шәһәрнең газ хезмәткәрләре 112 бердәм номерына Восход урамында урнашкан 3 нче йорттагы бер фатирдан көчле газ исе килүе, анда кеше булу ихтималы, әмма ишекне беркем дә ачмавы хакында хәбәр итә.

Коткаручыларның үзләренә ишекне ачып керүдән башка чара калмый. Фатирның 76 яшьлек хуҗасы, колак аппаратын югалту сәбәпле, ишек шакыганнарын ишетмәгән. Газ хезмәткәрләре кранны яба һәм фаҗиганы булдырмый кала.

Ә менә шушы ук көнне икенче бер гаиләнең дүрт әгъзасы газ тиеп агулана. Казанның Авиатөзелеш районының бер йортында яшәүче хатын һәм аның өч баласы зыян күрә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, бу хакта кичке алтынчыда билгеле була. Балаларны – балалар республика клиник хастаханәсенә, ә 37 яшьлек әнине 7 нче шәһәр хастаханәсенә озаталар. Бүгенгә аларның хәле канәгатьләнерлек.

“Бәла-казаның алдан фаразланган сәбәбе – фатир хуҗаларының вентиляция тишекләрен ябуы булырга мөмкин”, – диелә идарә хәбәрендә.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading