16+

Татарстанда яңадан талпаннар активлашкан

Республика территориясендә эссе һава торышы урнашуы белән медицина оешмаларына мөрәҗәгатьләр саны да арткан.

Республика территориясендә эссе һава торышы урнашуы белән медицина оешмаларына мөрәҗәгатьләр саны да арткан.

Хәзер талпан кадалуына зар белдереп, нигездә, гөмбәчеләр килә икән. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина урманга барганда күрелергә тиешле саклык чаралары турында искәртеп узды.

-    Киемнәр ачык төстә, калын булырга һәм тәненең барлык өлешләрен капларга тиеш. Аяк табанын тулысынча каплау мөһим. Шулай ук урманнан кайтканнан соң һәр 15 минут саен тәнне һәм киемне тикшерергә кирәк, репеллентлардан файдаланырга онытмагыз, - дип кисәтте Любовь Авдонина.
Бүгенге көндә республикада 9986 талпан кадалу очрагы ачыкланган, бу узган елның шушы ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 22 процентка күбрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading