16+

Татарстанда җир законнары бозылган

Җирне файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторлары ел башыннан 6700 тикшерү уздырганнар.

Җирне файдалану һәм саклау буенча дәүләт инспекторлары ел башыннан 6700 тикшерү уздырганнар.

Нәтиҗәдә, алты меңнән артык очракта җир законы бозу күзәтелгән. Иң күп тәртип бозулар булып кешенең үз белдеклеге белән җирне үзенә алу һәм җир участогына хокукы булмаган килеш җирдән файдалану санала. Җир законнарын бозучыларга барлыгы 14 миллион сумнан артык штраф салынган. Казан, Чаллы, Түбән Кама, Зәй районнарында закон бозулар күбрәк теркәлгән.

Җир законнары белән бәйле хокук бозулар күзәтсәгез, Татарстанның Росреестры идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз, дип хәбәр итә идарәнең матбугат үзәге.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading