16+

Татарстанда коронавирус белән хастаханәгә эләгүчеләр саны арта

Узган тәүлектә 97 кешедә ковид теркәлгән.

Узган тәүлектә 97 кешедә ковид теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус диагнозы куелган 64 кешене хастаханәгә салганнар. Ковидтан үлүчеләр саны үзгәрешсез калган-1 998 кеше исәпләнә.

Эпидемиологлар сүзләренә караганда, июль белән чагыштырганда, хафаланыр өчен җирлек бар. Бер ай элек, тәүлегенә әлеге чир йоктырган 40лап кеше теркәлсә, хәзер авырып китүчеләр саны күпкә югары.

Табиблар вакцина кадатырга һәм ревакцинация үтәргә чакыра. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та узган шимбәдә маска кию режимын кертү турындагы тәкъдимен җиткерде. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading