16+

Татарстанда күп балалы гаиләләр өчен яңа таныклык булачак

Элегрәк һәр төбәк үз бланкларын кулланган, әмма хәзер таныклык формасы бөтен Россия өчен бердәм булачак.

Элегрәк һәр төбәк үз бланкларын кулланган, әмма хәзер таныклык формасы бөтен Россия өчен бердәм булачак.

2024 елның сентябреннән Татарстанда күп балалы гаиләләр федераль дәрәҗәдә расланган бердәм формадагы таныклыклар алачак. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева «Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәмнең төбәк чаралары, ярдәм итү» темасына багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.

Элегрәк һәр төбәк үз бланкларын кулланган, әмма хәзер таныклык формасы бөтен Россия өчен бердәм булачак.

Татарстанда 55 меңгә якын күп балалы гаилә яши. Сентябрь башыннан алар өчен яңа таныклыклар алыначак. Таныклык алу турындагы мәгълүмат гаиләләргә SMS яки электрон почта аша җибәреләчәк.

2024 елның октябреннән күп балалы гаиләләрнең QR-код рәвешендә электрон таныклыкларын кертү планлаштырыла.

Соңгы 10 елда Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан. Республикада шулай ук 23 яшькә кадәрге студентлары булган гаиләләргә ярдәм итү чараларын киңәйткәннәр.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading