16+

Татарстанда Кызыл китапка кертелгән бөҗәкне тапканнар

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән шәмәхә бызылдавыкның (жужелица фиолетовая) яңа яшәү урыны ачыкланган.

Татарстанның Кызыл китабына кертелгән шәмәхә бызылдавыкның (жужелица фиолетовая) яңа яшәү урыны ачыкланган.

Уникаль табылдыкны Азнакай районының Мәнәвез авылыннан ерак түгел «Чатыр-Тау» дәүләт табигать тыюлыгы башлыгы Илнур Сәрвәров таба. Моңа кадәр район территориясендә яшәмәгән шәмәхә бызылдавык була ул.

«Мин аны районның урман массивларын тикшерү вакытында нарат урманы янында таптым. Ул юл аша чыгып бара иде», – диде ул. Бу турыда Татарстанның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итте.

Бызылдавык гәүдәсенең озынлыгы 20-34 мм. Өске казналыклары озын, эчке як кырдан тар, югарыга кадәр тигез бөгелгән. Канат өслекләре бераз кабарынкы, вак кына бөртекле. Кара өслеге зәңгәр яки шәмәхә ялтыравыклы, читләре һәрвакыт ачыграк төстә – зәңгәр, шәмәхә, бакыр-кызыл, яшел. Зур елга тугайларында, яфраклы урманнарда яши. Тәүлекнең төнге һәм эңгер-меңгер вакытында актив. Җәй башында үрчи, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading