16+

Татарстанда үлүчеләр саны кимегән

2019 ел медицина өлкәсендә “Сәламәтлекне саклау” илкүләм проекты белән тарихка кереп калыр, мөгаен. Әлеге программа кысаларында бу тармакта шактый эш эшләнде, нәтиҗәләр хакында еллык коллегиядә сөйләделәр.

Татарстанда үлүчеләр саны кимегән

2019 ел медицина өлкәсендә “Сәламәтлекне саклау” илкүләм проекты белән тарихка кереп калыр, мөгаен. Әлеге программа кысаларында бу тармакта шактый эш эшләнде, нәтиҗәләр хакында еллык коллегиядә сөйләделәр.

“Былтыргы нәтиҗәләр буенча, Татарстанда үлем очраклары 5,2 процентка кимегән”, – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Премьер-министр Алексей Песошин әйтүенчә, мондый күрсәткечләр республикада соңгы тапкыр 1990 елда теркәлгән булган. Росстат мәгълүматлары буенча, 2019 елда уртача яшәү озынлыгы 75 яшьне тәшкил итәчәк. Алдагы елны бу күрсәткеч 74 яшь булган.

Шул ук вакытта демографик үсеш булмау да борчый. Былтыр Татарстанда барлыгы 42861 бала туган. Балалар иң күп туган районнар: Казан, Чаллы шәһәрләре, Арча, Балтач, Биектау, Әлмәт, Саба, Питрәч районнары. Ә менә Чүпрәле, Чирмешән, Тукай, Апас, Минзәлә, Әгерҗедә туучылар саны азрак.

Хәер, туучылар саны аз булса да, Татарстан Идел буе округында туу күрсәткечләре буенча беренче урында кала бирә. Балага уза алмаучылар өчен кулланыла торган нәтиҗәле ысулларның берсе – ЭКО. Бу ысулның нәтиҗәлелеге 35 процентны тәшкил итә. Марат Садыйков премьер-министрга ЭКО өчен быелга 50 миллион сум акча бүлеп бирүне сорады. “Бу кимендә 350 балага туарга ярдәм итәр иде”, –диде ул.

Татарстанда ике ел дәвамында сырхауханәләрне төзекләндерү программасы уңышлы эшләп килде. “Дустанә сырхауханә” проекты кысаларында табибларга язылу, чиратлар проблемасы җайга салынды. Пациентларга хезмәт күрсәтүдә дә уңай үзгәрешләр сизәргә мөмкин. Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан районнарга сырхауханәләр үзләре килә башлады. Бу да былтыр кергән яңалык.

Дүрт мобиль сырхауханә берничә ай эчендә 18 меңгә якын кешене тикшерергә өлгерде. Авыруның беренче билгеләре күззәтелгән кешеләрне хастаханәгә өстәмә тикшеренергә озаттылар. Бу күчмә сырхауханәләр быел да үз эшен дәвам итәчәк. 2020 елда исә сәламәтлек саклау өлкәсендә стационарларны төзекләндерүгә зур игътибар биреләчәк. Бу программа биш елга исәпләнгән. Моның өчен 17 миллиард сум акча бүленер, дип көтелә.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading