16+

Татарстанда махсус операциядән кайткан росгвардиячеләрне каршы алдылар

Иң алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иң алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстанда Росгвардиянең җыелма отрядын каршы алдылар, алар Украинада баручы махсус хәрби операция үткәрү зонасыннан кайтты.

Татарстан Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов хәрбиләрне сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, егетләребез илгә һәм Татарстанга тугры булуын исбатлап, профессиональ бурычларын лаеклы үтәгәннәр. Аларның күбесе моңарчы Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операцияләрдә тәҗрибә алган. Республика үзенең хәрби егетләре белән горурлана, дип өстәде ул.Наиболее отличившимся сотрудникам вручили государственные награды и благодарности.

Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Росгвардиячеләргә хәрби бурычларын уңышлы үтәүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан шундый авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Демидов билгеләп үткәнчә, Россиягә дүрт яңа төбәк өстәлде, моңарда росгвардиячеләрнең дә өлеше зур. 

Росгвардия хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук росгвардиячеләр ведомство бүләкләре һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Шуннан соң туганнары һәм якыннары белән очраштылар.В Татарстане встретили вернувшихся со спецоперации росгвардейцев

Шул ук вакытта, Росгвардиянең башка җыелма отряды махсус хәрби операция кысаларында үз бурычларын үтәвен дәвам итә.В Татарстане встретили вернувшихся со спецоперации росгвардейцев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading