16+

Татарстанда ОРВИ белән авыручылар саны эпидемик чикне узган

Казанда өлкәннәр арасында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемик чиктән 34% арткан.

Казанда өлкәннәр арасында кискен респиратор-вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны эпидемик чиктән 34% арткан.

Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.Ә балалар арасында авыручылар саны эпидемия бусагасыннан кимрәк.

26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр - Татарстан Республикасында көчле респиратор-вирус инфекцияләре белән авыруның 15 мең 713 очрагы теркәлгән.

Әлегә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән, ОРВИ белән авыручылар саны, нигездә, риновирусларга (55%) бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X