16+

Татарстанда, пенсиягә бәйле яңа үзгәрешләр буенча, кайнар элемтә ачыла

Иртәгә, 19 июльдә, Татарстан Пенсия фондында “Пенсияләр турындагы яңа закон проекты хакында ниләр белергә кирәк” дип аталган тематик кайнар элемтә ачыла.

Иртәгә, 19 июльдә, Татарстан Пенсия фондында “Пенсияләр турындагы яңа закон проекты хакында ниләр белергә кирәк” дип аталган тематик кайнар элемтә ачыла.

Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.


19 июльдә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8(843) 279-27-27 номеры буенча кайнар элемтә эшләячәк. Төбәк Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга закон проектының төп нигезләмәләре буенча консультация бирәчәк.
ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең кайнар элемтәсе дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр эшли. 12.00-12.45 – төшке аш вакыты. Элемтә  өчен номер - (843) 279-27-27.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading