16+

Татарстанда сайлаучылар арасында 36 iPhone уйнатылачак һәм Салават белән Лэйна чыгыш ясаячак

Призлар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр һәр сәгать саен уйнатылачак.

Призлар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр һәр сәгать саен уйнатылачак.

Татарстанлылар "Мой Татарстан" челленджында катнаша ала. Төп приз 12 нче буын iPhone булачак. Оештыручылар сүзләренчә, марафон "Халык Татарстан" проекты кысаларында уза. Төп шарт - сайлау участогында селфи ясау һәм аны социаль челтәрләргә #МойТатарстан хэштегы белән бастыру. Катнашучының профиле ачык булырга тиеш.

19 сентябрьдә иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр һәр сәгать саен призлар уйнатылачак. Алар "ВКонтакте" дагы "Халык Татарстан" төркемендә туры эфирда барачак. Туры эфирда шулай ук сюрпризлар вәгъдә итәләр: татар эстрадасы йолдызлары чыгышы көтелә. Алар арасында Салават Фәтхетдинов, Лэйна, Рафис Кәлимуллин, Венера Ганиева һәм Илнар Миранов бар. Башка күңел ачу программалары да көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading