Балтач районының Норма авылында 15 яшьлек малай үзенә кул салган.
24 апрельдә дөньядан киткән 8нче сыйныф укучысы укуда алдынгылардан саналмаса да, спорт белән актив шөгыльләнгән, көрәш ярышларында призлы урыннар яулаган була.
Малай 13 яшьлек сеңлесе һәм әтиләре белән генә яшәгән. Әниләре 2007 елда ук гаиләдән китеп, күрше авылда икенче ир-ат белән гомер иткән. Әтиләре еш кына эчкәләү аркасында алар имин булмаган гаиләләр исәбендә торган, уңай якка үзгәрешләр булганнан соң, аларны исәптән алганнар.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар