16+

Татарстанда тиңе булмаган ял урыны ачыла (ФОТО)

Иртәгә, 13 июльдә, Әлмәт шәһәр күлендә яңартылган пляж ачыла.

Татарстанда тиңе булмаган ял урыны ачыла (ФОТО)

Иртәгә, 13 июльдә, Әлмәт шәһәр күлендә яңартылган пляж ачыла.

Тантаналы чара 13:30 сәгатьтә башлана. Татарстан Парклары дирекциясендә әйтүләренчә, пляж республикада тиңе булмаган үзгә ял зонасы булачак. Пляж биләмәсендә яңа объект һәм ял зоналары барлыкка килгән. Әйтик, вейк-парк, су чаңгысында шөгыльләнү өчен ике трасса, гаилә белән актив рәвештә ял итү өчен махсус зоналар - скалодром, спорт тренажерлары, волейбол мәйданчыгы...
Моннан тыш биредә ачык һавада бассейны, саунасы, балалар су мәйданчыгы булган спрей-парк та пәйда булган. Пляж ак ком белән түшәлгән.



Шунысы игътибарга лаек: ял итәргә керү бушлай. Шулай да аерым зоналар түләүле һәм түләүсезгә бүленә.



intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading