16+

Татарстанда тәрбияче 5 яшьлек балага кул күтәрүдә гаепләнә

Чаллының 53 нче комплексында урнашкан балалар бакчасында күңелсез хәл килеп чыккан: тәрбияче 5 яшьлек балага кул күтәрүдә гаепләнә.

Чаллының 53 нче комплексында урнашкан балалар бакчасында күңелсез хәл килеп чыккан: тәрбияче 5 яшьлек балага кул күтәрүдә гаепләнә.

Улларын балалар бакчасыннан алганнан соң, ул әнисенә башы авыртудан зарланган һәм аны хастаханәгә илткәннәр.

– Әнисе 18:00 тирәсендә баласын алырга килде. Малай әнисенә тәрбияче сукканнан соң, китаплар киштәсенә бәрелдем, дип зарланган, - дигән балалар бакчасы җитәкчесе  «Челнинские известия» хәбәрчесенә.

50 яшьлек тәрбияче әлеге хәлне инкарь итә, әмма үзе эшеннән азат итүне сорап гариза язган.

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading