16+

Татарстанда уку елы май ахырында тәмамланачак

Укучылар өчен уку елын җәйгә дә озайтмаячаклар - ул гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак.

Татарстанда уку елы май ахырында тәмамланачак

Укучылар өчен уку елын җәйгә дә озайтмаячаклар - ул гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак.

Шуннан соң имтиханнар башланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, БДИ тапшыруның төп этабы 8 июньдә башлана. ОГЭ үткәрү форматы әлегә билгеләнмәгән, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"ОГЭны урыннарда гына уздыру мәсьәләсе карала, әмма, әлегә мондый карар РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча кабул ителмәгән. Шуңа күрә имтиханнар регламенты соңрак хәбәр ителәчәк ", - дип ачыклык кертте вице-премьер.
 

Пандемия башланганнан бирле, Татарстан укучылары һәм студентлары дистанцион формада укыйлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading