16+

Татарстанда ялларны киметтеләр: беренче "җимешне" ноябрьдә татыячакбыз

"Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң, республикабызда кабул ителгән бәйрәмнәргә "көн бетә".

"Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле даталар турында"гы канунга үзгәрешләр кертелгәннән соң, республикабызда кабул ителгән бәйрәмнәргә "көн бетә".

Яңа кабул ителгән канун бәйрәм көн ялларга туры килгән очракта, аны башка көнгә күчерүне кире кага. Шулай итеп, 30 августтагы Республика көне, 6 ноябрьдәге Татарстан Конституциясе көне, Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәре ял көннәренә туры килгәндә, аны башка көнгә күчереп ял итүләр бетә. Димәк, ноябрьдә моның беренче нәтиҗәсен тоячакбыз: 6 ноябрьдәге Татарстан Конституциясе көне якшәмбегә туры килсә дә, яңа канун буенча ял күчерелми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading