16+

Татарстанда яшь әни подъездда бәбиләгән

11 октябрьдә Чаллының ГЭС бистәсендә бер хатын-кыз бала тудыру йортына барып җиткәнче бәби тапкан.

11 октябрьдә Чаллының ГЭС бистәсендә бер хатын-кыз бала тудыру йортына барып җиткәнче бәби тапкан.

 4/14нче йортта яшәүче ир, лифт эшләмәгәч, баскычтан төшә башлый. Өченче катта ире белән төшеп килүче яшь көмәнле хатынның хәле начараеп киткәнен күреп, ярдәм итәргә була. Яшьләр "ашыгыч ярдәм" чакыра, тик туачак сабый алар килгәнне көтеп тормый, 2800 граммлы малай подъездда дөньяга аваз сала.

"Ашыгыч ярдәм" килеп ана белән сабыйны бала тудыру йортына илтә. Бала тудырткан ир кеше бала тудыру йортына барып, аларның хәлен белеп килгән.
– Бар да яхшы, мин шат! – ди ул, яшьләр өчен куанып.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X