16+

Татарстанда "үзенчәлекле" балалы гаиләләр өчен яңа сайт ачылды 

Татарстанның Лаеш социаль хезмәт үзәгендә күпбалалы һәм "үзенчәлекле" балалы гаиләләр өчен яңа интернет-ресурс тәкъдим иттеләр. Бу хакта "Татарстан" ДТРК хәбәр итә.

Татарстанның Лаеш социаль хезмәт үзәгендә күпбалалы һәм "үзенчәлекле" балалы гаиләләр өчен яңа интернет-ресурс тәкъдим иттеләр. Бу хакта "Татарстан" ДТРК хәбәр итә.

Сынау режимында эшләтеп җибәрелгән informresurs.tatar сайтында дәүләт субсидияләре, ташламалар һәм буш вакытны үткәрү турында тулы мәгълүмат бар. Ата-аналарның сорауларына эксперт яки ведомство җавап бирәчәк.

Яңа ресурсны эшләтеп җибәрергә күп балалы ана Алена Лисичкина тәкъдим иткән. Күп балалы гаиләләргә ташламалар турындагы тулы мәгълүмат базасы булмау сайт ясау идеясенә китергән.

Ул ташламалар турында белергә теләп ведомстволарга шалтыратып күп вакыт әрәм иткән. Шуңа күрә Гражданлык инициативаларын тормышка ашырырга ярдәм итү үзәге белән махсус сайт әзерләнгән.

Проект мәгълүмат базасы күп балалы һәм "үзенчәлекле" балалы ата-аналар биргән актуаль сораулар буенча туплануы белән үзенчәлекле. Әгәр кулланучылар сайтта кирәкле мәгълүмат тапмаса, проектны оештыручылар алар белән элемтәгә кереп, тиешле сорауны оешмага юнәлдерәчәк.

"Татар-информ" 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading