16+

Татарстаннан акыллы киңәш ишетеп кайту да файдалы

Казанда 24-25 августларда Идел буе федераль округындагы “Берләшмә” (“Сообщество”) форумы эшләде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конферециясендә әлеге чарага йомгак ясалды.

Казанда 24-25 августларда Идел буе федераль округындагы “Берләшмә” (“Сообщество”) форумы эшләде. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конферециясендә әлеге чарага йомгак ясалды.

- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумны оештыруга теләктәшлек күрсәтте. Россиянең 81 төбәгеннән 2,5 мең делегат килде. Татарстандагы милләтара һәм динара татулык үрнәк мисал булып тора. Бездәге коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлеге рейтингы Россиядә беренче өчлектә. Форумда республикабызның иҗтимагый оешмалары һәм хакимият органнары вәкилләре, ВУЗ галимнәре һәм дин әһелләре тәҗрибә уртаклашып, 160 чыгыш ясады, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Шушы федераль чара кысаларында, Социаль эшчәнлек юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның V нче республика форумы да үткәрелгән. Казан, Чаллы, Әлмәт, Болгар һәм Актанышта секция утырышлары булган. 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты Олег Агапов чыгышларны дәвам итеп әйткәнчә, форумда Россия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләсенә игътибар юнәлтелгән. Эксперт Әлфия Вәлиева сүзләренә караганда, форумда Татарстаннан коммерциячел булмаган оешмаларның социаль эчтәлекле 10 проекты үрнәк мисал итеп тәкъдим ителгән. Мәсәлән, “Низами”хәйрия фонды сукыр һәм башка авырулары булган балаларга “музыка сихәте” җиткерә.

Авыру балалар музыка-көй астында дәртләнеп китәләр, иҗатка тартылалар икән. “УМАЙ” Идел буе гаилә академиясе” автоном-коммерциячел булмаган оешманың генераль директоры Татьяна Леонтьева гаилә кыйммәтләрен сакларга чакырды. Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты рәисе Тимур Какохо ассоциация юристларының халыкка бушлай юридик белешмәләр бирү көннәре үткәрелүен искәртте. “Юридик аңлатмалар татар телендә дә бирелә”, - диде ул. 
 

Бушлай юридик консультация көннәрен Ассоциациянең сайтыннан карарга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading