16+

Татарстанның полиция хезмәткәрләре хәрби операциядә һәлак булды

Махсус хәрби операция уздыру зонасында 1 май көнне полиция подполковнигы Марсель Мөбарәкшин һәм полиция капитаны Айсаф Галиев фаҗигале рәвештә һәлак булган.

Махсус хәрби операция уздыру зонасында 1 май көнне полиция подполковнигы Марсель Мөбарәкшин һәм полиция капитаны Айсаф Галиев фаҗигале рәвештә һәлак булган.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Марсель Мөбарәкшин хезмәт юлын 2004 елда башлый. Ул кадрлар бүлеге инспекторынан алып Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсендә оператив бүлек дежур частьләре эшен оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасарына кадәр юл үткән.

Марсель Мөбарәкшин Россия Эчке эшләр министрлыгы медальләре, «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Айсаф Галиев хезмәтен 2010 елда Казан Эчке эшләр идарәсендә башлый, Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсендә 6 нчы номерлы «Савиново» полиция бүлегендә тикшерүче булып эшли. Аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегендә миграция мәсьәләләре буенча җитәкче була.

Айсаф Галиев Россия Эчке эшләр министрлыгы медале һәм «Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading